«ЭПУ Нижнекамскгаз» Яңа Чишмә филиалында техник карау уздырылды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүнең расланган графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «ЭПУ Нижнекамскгаз» Яңа Чишмә филиалы карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник тикшерү уздырылды. Техникага тикшерү үткәргәндә аның техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмаларына, теркәү документларына, ОСАГО полислары булуына аерым игътибар бирелде, йөртүчеләр махсус кием һәм индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителгән иде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре таләпләренә туры килә иде, аларның барысына да техник тикшерү уздыру турында таныклыклар бирелде.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International