Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет утырышы узды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет утырышы узды. Утырыш Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый советның рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин җитәкчелегендә узды. Шулай ук Иҗтимагый совет эшендә «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ «Тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары» кафедрасы доценты Рамил Хафизов, директор урынбасары Альберт Сәгъдиев, «Татагропромстрой» уку-укыту комбинатының өстәмә белем бирү мастеры Наис Лотфуллин катнашты.

Утырыш барышында «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ әйдәп баручы юрисконсульты Денис Никишин Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет составына бертавыштан кертелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары 2022-2024 еллар чорына үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың, аттракционнарның техник торышы һәм аларны эксплуатацияләү өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырганда законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу (зыян китерү) хәтәрлекләрен профилактикалау программасы проекты һәм 2022-2024 еллар чорына махсус юл транспортын техник эксплуатацияләү һәм махсус юл транспортыннан файдалану кагыйдәләре үтәлешенә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашырганда законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу (зыян китерү) хәтәрлекләрен профилактикалау программасы проекты буенча фикер алыштылар. Күрсәтелгән проектлар кисәтүләрсез һәм тәкъдимнәрсез каралды.

Законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салу (зыян китерү) хәтәрлекләрен профилактикалау программалары төп максатларга ирешүгә юнәлдерелгән: барлык контрольдә тотыла торган затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне намуслы үтәүгә этәргеч ясау; мәҗбүри таләпләрне бозуга китерергә сәләтле булган һәм (яисә) законда саклана торган кыйммәтләргә зыян салырга (зыян китерергә) сәләтле шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны бетерү; контрольдә тотыла торган затларга мәҗбүри таләпләрне җиткерү өчен шартлар тудыру, аларны үтәү ысуллары турында мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен арттыру.

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышында да катнашты.

Конкурска ике кандидат тәкъдим ителде. Ике кандидат да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе, Россия Федерациясенең дәүләт хезмәте турындагы һәм коррупциягә каршы тору турындагы законнары, мәгълүмати-коммуникация технологияләре, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен, шулай ук дәүләт техник күзәтчелек органнары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрдәге белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International