2021 елның 06 декабреннән 26 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2021 елның 3 декабрендәге 01-05/314-пр номерлы боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында «Снегоход» операциясе рейдлары уздырылачак. Рейд барышында түбәндәгеләргә аерым игътибар бирергә кирәк:
- машиналарның (агрегатларның) теркәү мәгълүматларына туры килүенә;
- машиналарны теркәү кагыйдәләре үтәлешенә;
- техник тикшерүне вакытында уздыруга;
- йөртүченең тиешле рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булуына.
Р.М. Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.