Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттестацияләнергә тиешле 16 белгече үзләре биләгән граждан хезмәте вазыйфасына туры килүен раслады.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация үткәрү турында» 01.02.05. №110 указы нигезендә үткәрелә, аның нигезендә Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәткәрләренә аттестация үткәрү турында нигезләмә расланган.
Аттестациянең максаты – граждан хезмәткәренең үзе биләгән дәүләт граждан хезмәте фазыйфасына туры килүен һөнәри хезмәт эшчәнлеген бәяләү нигезендә ачыклау.
Конкурс комиссиясе утырышын уздырганчы, аттестация узачак дәүләт граждан хезмәткәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен, дәүләт хезмәте турында һәм коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын, мәгълүмати-коммуникация технологияләрен, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихына, шулай ук һөнәри хезмәт эшчәнлеге өлкәсенә һәм төренә бәйле рәвештә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен бәяләү өчен тест уздылар.
Гомумән алганда, әлеге юнәлешләр буенча тест нәтиҗәләре уңай килеп чыкты.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттестация комиссиясе әгъзалары составына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Ә.Халиков, оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге җитәкчесе О.А.Камалиева, оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәп баручы белгече – коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы В.М. Хәбибуллина, күзәтү һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Р.Р. Кадыйров, аттракционнарны күзәтү һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе А.Н. Герасимов, бәйсез экспертлар: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы иҗтимагый совет вәкиле, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары М.Г. Гафиятуллин; «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү» ФДБМУ «Тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары» кафедрасы доценты Р.Н. Хафизов; «РИАН» үзәге» ҖЧҖ директоры урынбасары А.Р.Сәгъдиев, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ әйдәүче юрисконсульты Д.Ю.Никишин, «Татагропромстрой» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең эшчәнлеккә өйрәтү отасы Н.Н.Лотфуллин аттестацияләнә торган затларның эшне оештыруга һәм дәүләт хезмәте вазыйфаларын башкаруга бәйле теория һәм практика белемнәренә бәйле мәсьәләләрне ачыкладылар.