Бу атнада Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркын ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру» турында 2021 елның 01 декабрендәге 299/2-пр номерлы боерыгы нигезендә конкурс узды. Комиссия рәисе урынбасары И.Х.Габдрахманов, район башлыгы Н.А.Вазыйхов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы катнашында конкурс узды. Конкурс барышында, кышкы саклауга һәм герметиклау кагыйдәләрен һичшиксез үтәп, ачык мәйданчыкларда техниканы кышкы саклауга куюга аерым игътибар бирелде. Иң яхшы әзерләнгән – «Август Кама» ҖЧҖ
Хәмит Гайнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.