ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Ә.Халиков, Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Х.С. Гатиатуллин, ТР Питрәч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.В. Максимов, Питрәч районы инженерлык бүлеге консультанты В.И. Захаров катнашындагы комиссия районның 8 хуҗалыгын тикшергән вакытта ачык мәйданчыкларда техниканы саклауга кую сыйфатына, техниканы кышкы чорда ремонтлау остаханәләренең әзерлегенә, җитешсезлекләр исемлекләренә, тырмаларны, культиваторларны, тракторларны ремонтлауга аерым игътибар бирде. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауга керешкәннәр.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы әзерлекне «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Рацин Шали» ҖЧҖ һәм «Макс-Ойл» ҖЧҖ күрсәтте.
В.В.Максимов – ТР Питрәч районы буенча ТР ДТКБ җитәкчесе.