2021 елның 19 ноябрендә «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе автомәктәбе базасында «А1» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен 7 кеше сынау тапшыруга кертелде, аларның 7се дә теория һәм гамәли өлешләрне уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.