2021 елның 24 һәм 25 ноябрь көннәрендә «Совтрансстрой» ҖЧҖ аерымланган бүлекчәсендә оешма вәкиле белән берлектә трактор тагылмалары шассиендагы вагон-йортларга техник тикшерү үткәрелде. 27 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 25се техник тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү вакытында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы яктылык приборлары, саклык трослары, хәрәкәтне тоткарлый торган терәкләрне карауга махсус игътибар бирелде.
Тышкы яктылык приборларының төзек булмаганы өчен 1 акт һәм документларны тапшырмаган өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.11.2013 № 1013 карарының 10 пункты нигезендә 1 акт төзелде.
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.