Бөгелмә муниципаль районында техниканы саклауга кую турында

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы техникасын дөрес саклау аны эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларыннан берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылуларны һәм техника эшләмәү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның 19 ноябрендә Бөгелмә муниципаль районында техниканы саклауга кую эшен «КДАУ» ФДБУ проректоры Н.Н.Хәмидуллин,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.К.Исмәгыйлов, Бөгелмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлек җитәкчесе С.А.Попов катнашындагы комиссия тикшерде. Машина-трактор парклары территорияләрендә авыл хуҗалыгы техникасын саклауга кую, техниканы көзге-кышкы ремонтлауга объектларның әзерлеге, имин һәм уңайлы эш шартлары тәэмин ителү һәм хезмәткәрләрне техниканы ремонтлауны оештыру мотивациясен булдыруның торышы тикшерелде. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның торышы дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп бәяләнде.

 

Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International