18 ноябрьдә Ютазы районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча конкурс узды. Казан дәүләт аграр университеты ФДБМУ проректоры Н.Н.Хәмидуллин, Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Н.Н. Рәкыйпов, ЮХИДИ һәм Ютазы районы ҖҮИ механизация буенча консультанты А.М. Мәхмүтов составындагы комиссия ашлык җыю, азык җыю комбайннарын, чәчү комплексларын кышкы саклауга куюның сыйфатын һәм алынган узелларны һәм детальләрне саклауны оештыруны бәяләде. Машина-трактор паркларының төзеклеге, техниканы 2022 елгы кыр эшләренә әзерләү барышы да бәяләнде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урында – «АгроМир» ҖЧҖ (67,5 балл), икенче урында – Тукай ис. ҖЧҖ (62 балл), «Каракашлы» ҖЧҖ (56 балл).
Назыйм Рәкыйпов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.