12 апрельдә, эш графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында чираттагы техник карау уздырылды.
11 апрельдә «Апас-Мол» ҖЧҖендә техник карау уздыру графигы нигезендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
11 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды.
2022 елның 9 апрелендә «АгроРаздолье» ҖЧҖендә, расланган график нигезендә, тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде.
Бу елның 23 мартыннан 6 апреленә кадәр Чүпрәле муниципаль районының «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ 14 бүлекчәсендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган график нигезендә, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды.
Бу елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «РАССВЕТ» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
7 апрельдә «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында үзйөрешле юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 22 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 19 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, бу елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә баш дәүләт инженеры-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны урынга чыгып, шәхсән үзе кабул итте.
Расланган график буенча Минзәлә муниципаль районының эре хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау төгәлләнде. «Калмурзино» ҖЧҖ, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Заиковский» ҖЧҖ хуҗалыклары югары әзерлектә булдылар.