Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, бу елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә баш дәүләт инженеры-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны урынга чыгып, шәхсән үзе кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, югалтуга бәйле рәвештә тракторчы-машинист таныклыклары алу, техник карау уздыруга бәйле мәсьәләләр каралды.