Расланган график буенча Минзәлә муниципаль районының эре хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау төгәлләнде. «Калмурзино» ҖЧҖ, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Заиковский» ҖЧҖ хуҗалыклары югары әзерлектә булдылар. Әлеге хуҗалыкларның механизаторлары һәм җитәкчеләре техникага аеруча игътибарлы һәм сакчыл караганнар, техник хезмәт күрсәтүне вакытында башкаралар, шуңа бәйле рәвештә эш вакытында ватылу һәм эшсез тору очраклары бик сирәк күренеш.
Техник тикшерү тәмамланганнан соң, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәү буенча механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде.
Ринат Гыйльманов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.