2022 елның 9 апрелендә «АгроРаздолье» ҖЧҖендә, расланган график нигезендә, тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде. Югары җитештерүчәнлекле һәм энергиясыешлы тракторлар, төягечләр, минераллы ашлама таратучы техника һәм тагылмалар әзерлек рәтенә тезелгән иде. Техник карау барышында тормоз системаларының, тышкы яктылык приборларының эшкә яраклылыгы, теркәү документларының һәм номер агрегатларының туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында идарә итү хокукына тиешле категория булуы җентекләп тикшерелде. Агрохолдинг җитәкчелеге һәм инженер-техник хезмәте әзерлеккә җаваплы караганнар, барлык техника беренчел янгын сүндерү чаралары һәм мед. кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, ә механизаторлар өстәмә өйрәнүләр узган, шул исәптән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча да.
Шулай ук бу көнне белгечләргә яңа хезмәт автомашиналары һәм агрохолдинг хезмәткәрләрен йөртү өчен вахта автобуслары тапшырылды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.