«Апас-Мол» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

11 апрельдә «Апас-Мол» ҖЧҖендә техник карау уздыру графигы нигезендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 31 берәмлек техника тәкъдим ителде, техник карау барышында ике механизаторның тракторчы-машинист таныклыгы булмавы ачыкланды. Тикшерүне уза алмаган үзйөрешле техникага 8 техник карау акты төзелде. Калган үзйөрешле техникага техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International