12 апрельдә, эш графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында чираттагы техник карау уздырылды. Әлеге предприятиедә теркәлгән техника күп булу сәбәпле, техник карау өч этапта үткәрелә. Бу юлы барлыгы 77 үзйөрешле машина тәкъдим ителде, алар техник карауны уңышлы үттеләр, чөнки тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Барлык тәкъдим ителгән техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.