7 апрельдә «Татавтодор» АҖнең Буа филиалында үзйөрешле юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 22 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде, шуларның 19 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. 3 берәмлектә зур булмаган төрле җитешсезлекләр булуы ачыкланды, алар буенча техник карау актлары төзелде. Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, Буа юлчылары техник карауга тулы җаваплылык белән караганнар, тикшерү нәтиҗәсе шуны күрсәтә.
Техник карау тәмамлангач, традицион рәвештә зур булмаган киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа районы бүлеге башлыгы Е.Г. Разбитнов алдагы сезонда уңышлар теләде, шул ук вакытта ул үзйөрешле техниканы имин эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.