П.В. Дементьев исемендәге агрофирмада үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бу елның 23 мартыннан 6 апреленә кадәр Чүпрәле муниципаль районының «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ 14 бүлекчәсендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды. Һәр бүлекчәдә филиал директорлары һәм җаваплы затлар ышаныч кәгазе нигезендә техниканы техник карап чыгу өчен тапшыралар. Тикшерү үткәргәндә руль идарәсенең, тормоз системасының, тәгәрмәчләрнең, шиннарның, тышкы ут приборларының техник торышына аерым игътибар бирелде.

Техник карауга барлыгы 165 берәмлек техника тәкъдим ителде, машинаның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве өчен 12 техник карау акты рәсмиләштерелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International