Актаныш муниципаль районында үзйөрешле машиналар тикшерелә

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган график нигезендә, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздырылды. Бүгенге көндә 17 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән 15 предприятиедә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды, аларда 700 берәмлек трактор һәм тагылмалар арасыннан тикшерүгә 608 берәмлеге тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 23 акт төзелде, ә калган үзйөрешле техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

 И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International