ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Ильинский авылында урнашкан «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең М.Җәлил исемендәге савыктыру-ял йортында «Цифр дәресе» үткәрелде.

16 июнь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Шалты һәм Кандыз авылларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2022 елның 16 июнендә Тәтеш районы Олы Тормы авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле техникаларына техник карау уздырылды. 11 берәмлек техника тәкъдим ителде.

2022 елның 16 июнендә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» ДАҺБУ базасында үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм «С»,  «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алу буенча квалификация имтиханнары үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан агымдагы елның 15 июнендә Матак авыл җирлегендә физик затларның тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды, анда – 15 берәмлек техника, Түбән Чәке авыл җирлегендә 14 берәмлек техника тәкъдим ителде.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 5 июнендә «Элеватор-заволжья» ҖЧҖдә, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

2022 елның 15 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е, F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.

2022 елның 16 июнендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Расланган график нигезендә, «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП әлеге оешманың техникасына еллык техник карау уздырылды.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 12 июнендә Арча шәһәрендә «Сабантуй» бәйрәме алдыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, аттракционнарны тикшерү буенча рейд үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International