Цифр дәресе

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасында игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Ильинский авылында урнашкан «Исток» яшьләр клублары берләшмәсе» муниципаль бюджет учреждениесенең М.Җәлил исемендәге савыктыру-ял йортында «Цифр дәресе» үткәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков, күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Рәдис Кадыйров катнашты. Дәрес «Клиентларны игътибар үзәгенә алган дәүләт» темасы буенча үткәрелде. Дәрес барышында укучыларны илдә һәм республикада цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү буенча үткәрелә торган чаралар һәм бүгенге көндә клиентларны игътибар үзәгенә алган дәүләтнең көнүзәк мәсьәләләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International