Чүпрәле муниципаль районында физик затларга караган техниканы тикшерү

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан агымдагы елның 15 июнендә Матак авыл җирлегендә физик затларның тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды, анда – 15 берәмлек техника, Түбән Чәке авыл җирлегендә 14 берәмлек техника тәкъдим ителде.

 Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ уздырылды. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, техниканы караңгы вакытта эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International