Расланган график нигезендә, «Яңа Чишмә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП әлеге оешманың техникасына еллык техник карау уздырылды. Тикшерү барышында машиналарның техник торышына, теркәү документлары булуына, номер агрегатларының теркәү документларында күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, янгын сүндерү чараларына, тышкы яктылык приборларына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән техника техник карауны уңышлы узды һәм таныклыклар алачак.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.