Тәтеш муниципаль районы «Элеватор-заволжья» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

2022 елның 5 июнендә «Элеватор-заволжья» ҖЧҖдә, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде. Номер агрегатларына туры килү-килмәве буенча теркәү документлары булуы, шулай ук механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары булуы һәм аларның гамәлдә булу вакыты тикшерелде. Шулардан 5 берәмлек үзйөрешле техника һәм 3 тагылма техник карауны уңышлы узды.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International