2022 елның 16 июнендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды. Сынауга кертелгән 41 укучы арасыннан аны 33 кеше уңышлы тапшырды.
Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.