Аттракционнарны тикшерү буенча рейд

2022 елның 14 июне, сишәмбе

2022 елның 12 июнендә Арча шәһәрендә «Сабантуй» бәйрәме алдыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, аттракционнарны тикшерү буенча рейд үткәрелде. Мәйдан янында 4 эксплуатантныкы булган 9 аттракцион урнаштырылган иде. Аларда аттракционнарга документлар һәм аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча таләпләр үтәлеше тикшерелде. Шулай ук алар белән, һава шартлары үзгәргәндә, гамәл кылу буенча инструктаж да үткәрелде.

Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International