2022 елның 16 июнендә Баулы районы Шалты һәм Кандыз авылларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2022 елның 17 июне, җомга

16 июнь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Шалты һәм Кандыз авылларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2022 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карау барышында һәр авылдан 7шәр берәмлек – 14 үзйөрешле машина тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән иде һәм аларның хуҗалары техник карау узу турында таныклык алачак.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International