2022 елның 15 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е, F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 18 имтихан бирүче арасыннн 15 кеше сынауның юл хәрәкәте иминлегенә багышланган теория өлешен дә, практик өлешен дә уңышлы тапшырды, 3 кеше имтиханны бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
В.Г.Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы