Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган күчмә кабул итү графигы нигезендә, 2022 елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 56 йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елда 114 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шуларның 40%ы – укыганнан соң беренчел бирелгән.
2022 елның 30 июленнән башлап Питрәч районы аграрийлары бөртекле культуралар уңышын җыюга керештеләр.
Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылында физик затларның һәм «Алимбеков З.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды.
Әлмәт муниципаль районының «Союз-Агро» АСК ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды, анда 15 берәмлек техника күрсәтелде.
«СЕРВИСПРОМ» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарның номер төеннәре һәм агрегатлары чагыштырылды.
Апас муниципаль районында 2022 елгы урып-җыю кампаниясе башланды. Беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыюга «Апас-Мол» ҖЧҖ һәм «АгроАктив» АХП игенчеләре керешкән. Икенче стартны И.Ф.Шаһабиев К(Ф)Х алган.
Республиканың ашлык җыю комбайннары урып-җыюга чыгар алдыннан ел саен техник яктан тикшерелә. «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖ Мамадыш районындагы хуҗалыкларының берсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.
Эш графигы буенча, Зеленодольск муниципаль районы Садовый бистәсе адресы буенча «Идел-Кама дәүләт тыюлыгы» ФДБУ чираттагы техник карау булды.
2022 елның 3 августында «Төбәк укыту үзәге» коммерциясез мәгариф оешмасы автомәктәбе базасында «А1», «В», «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды.