«Союз-Агро» АСК техник карау уздырылды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районының «Союз-Агро» АСК ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды, анда 15 берәмлек техника күрсәтелде.

Техника ашлык җыю комбайннарының техник торышы, иминлек таләпләренә туры килү-килмәве, медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, янгын сүндерү чаралары, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмауга карата тикшерелде.                                         

Шулай ук үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Р.М. Закиров – Әлмәт муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International