2022 елның 3 августында «Төбәк укыту үзәге» коммерциясез мәгариф оешмасы автомәктәбе базасында «А1», «В», «С» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар булды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 28 кеше кертелде. Алар арасыннан теоретик өлешне 25 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Р.Р.Хәмидуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге консультанты.