Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш графигы буенча, Зеленодольск механика көллите базасында, узган чәршәмбе көнне, уку курслары тәмамланганнан соң «А1, В, С, Д» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды.
Агымдагы елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
2022 елның 10 августында Урта Балтай авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек техника китерелде.
2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан Оренбург өлкәсеннән районга килгән аттракционнарның мини-паркын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча кирәкле документларны тикшерү һәм таләпләрне үтәү эшләре уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск муниципаль районы һәм Менделеевск шәһәре бүлегендә гражданнар һәм юридик затлар вәкилләре кабул ителде.
Урып-җыю эшләре чорында ашлык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү агросәнәгать комплексында иң мөһим бурыч булып тора.
«Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалында үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде, анда 41 берәмлек техника тәкъдим ителде.
«Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында узган дүшәмбе көнне үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары уздырылды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм «В» «С», «D», «Е» «F» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алуга йөртү практикасы буенча сынау алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге 2022 елның 08 августында «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды.