«Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалында техник карау узды

2022 елның 9 августы, сишәмбе

«Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалында үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелде, анда 41 берәмлек техника тәкъдим ителде.

 Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техние карау уздыру барышында техниканың тышкы кыяфәтенә, теркәлү документлары, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, дәүләт теркәве тамгасы булу-булмауга, машина агрегатлары номерларының документларда күрсәтелгән белешмәләргә, машиналарның техник торышына туры килү-килмәвенә зур игътибар бирелде.

 Алмаз Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International