Урып-җыю эшләре чорында ашлык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү агросәнәгать комплексында иң мөһим бурыч булып тора. Шуннан чыгып, 2022 елның 8 августында Ютазы районы дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы тарафыннан Тукай ис. ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, Әхмәтшин Н.А. КФХ, «Таң» ҖЧҖ хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә, ашлык җыю комбайннарында кешеләр тормышы, сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен имин эксплуатацияләү өлешендә ашлык җыю комбайннарына тикшерү үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә, теркәү документлары, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау узу турында таныклыклар, ягулык, майлар агылу очраклары, двигательләрнең торышы, шулай ук куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү: техниканың янгын сүндерү җайланмалары, аптечка, су, көрәк, лом, сәнәкләр белән комплектлануы кебек мәсьәләләргә игътибар бирелде. Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.