ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә имтиханнар булды

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды. Сынауга барлыгы 6 студент кертелгән иде, шуларның 3се килде.

Студентлар яхшы белем һәм машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте, барлык студентлар да имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. 

Бирә алмаган студентлар өчен 7 көннән соң кабат имтихан билгеләнәчәк.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International