2022 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан Оренбург өлкәсеннән районга килгән аттракционнарның мини-паркын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча кирәкле документларны тикшерү һәм таләпләрне үтәү эшләре уздырылды. Техника эксплуантына RB-3 категориясенә караган барлык 4 уен аттракционына да паспорт, сертификатлар һәм техник торышны бәяләү актлары тапшырылды. Аңа 2022 елның 9 октябреннән башлап мәҗбүри теркәү процедурасы буенча таләпләр турында аңлатылды.
Шулай ук куркыныч зоналарга килүчеләрнең ирекле үтеп керүенә юл куймау, аттракционнардан файдалану кагыйдәләре һәм аларның техник характеристикалары турындагы мәсьәләләр дә каралды.
Актаныш районы бүлеге җитәкчесе – И.М. Хәкимов.