2022 елның 10 августында Урта Балтай авыл җирлегендә физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек техника китерелде.
Тракторларның һәм арбаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карауны узучылар техник карау узу турында таныклыклар алдылар.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.