Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эш графигы буенча, Зеленодольск механика көллите базасында, узган чәршәмбе көнне, уку курслары тәмамланганнан соң «А1, В, С, Д» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды.
Имтихан бирергә тиешле 20 студент арасыннан имтиханга 12 студент килде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 8 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.