Агымдагы елның 10 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны теркәү, теркәү документларын торгызу, тракторчы-машинист таныклыкларын бирүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Шул ук көнне Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин белән очрашу узды, очрашуда яклар районда дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең эшчәнлеге һәм техник карауларны оештыру һәм уздыру өлешендә авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.