«СЕРВИСПРОМ» ҖЧҖ базасында үзйөрешле машиналарның номер төеннәре һәм агрегатлары чагыштырылды. Барлыгы 4 берәмлек техника каралды. Барлык үзйөрешле машиналарга да юридик затның теркәлү урыны буенча исәпкә кую өчен актлар бирелде.
Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.