2022 елның 1-2 августында Казан шәһәрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем федераль дәүләт мәгариф учреждениесендә квалификация күтәрү курслары узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга шәһәре бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә һәр дүшәмбе, сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.
«ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ» ҖЧҖ ел саен үткәрелә торган техник карау гамәлгә ашырылды.
Кукмара районы аграр көллияте базасында «ВСDE» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
Сарман муниципаль районы аграрчылары өчен урак өсте җитте. Районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулыландырыла, алар техниканың торышына гына түгел, эш вакытында техника иминлеге нормаларын үтәүгә һәм янгынга каршы саклауга да игътибарны арттыруны таләп итә. Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү – бу чордагы иң мөһим бурычларның берсе.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2022 елның 02 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә идарә башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы юридик затлар һәм башка төр берәмлекләр вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2022 елның 31 июлендә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде.
Рөстәм Миңнехановның районга булган эш сәфәре «Нурлат сөте» хуҗалыгының арпа басуында механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашудан башланды.
Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаров Яңа Чишмә муниципаль районында эш визиты белән булдылар.
Менделеевск муниципаль районында физик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырыла. 01 августта техник карау Турай авылында үткәрелде, анда хуҗалар үз техникаларын әзерләделәр һәм тикшерүгә тәкъдим иттеләр.