Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

2022 елның 31 июлендә Аксубай муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында кырлар өстеннән очып уздылар, урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар, район аграрийлары эшен югары бәяләделәр. 

 Янәшәсендә орлыкчылык заводы белән ашлык киптерү комплексы торгызыла торган Рус Кирмәте авылы янында «Волга Селект» ҖЧҖ агрофирмасы кырында Президент инвесторлар, агросәнәгать комплексы вәкилләре, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыклары белән очрашты. Рөстәм Нургалиевич, уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, дип ассызыклады һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлы урак теләде.

 Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International