Алабуга муниципаль районында физик һәм юридик затлар вәкилләрен кабул итү

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга шәһәре бүлегенең эш планы һәм графигы нигезендә һәр дүшәмбе, сишәмбе һәм җомга көннәрендә үзйөрешле машиналарны теркәү һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыгы алу, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру мәсьәләләре буенча гражданнар һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итү үткәрелә.

 Узган сишәмбедә чираттагы мәртәбә юридик һәм физик зат вәкилләре кабул ителде. Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә барлыгы 14 мөрәҗәгать керде, бу – тракторчы-машинист таныклыгын алу, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, транспорт чараларын исәптән төшерү, шулай ук техник карау үткәрү. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да гражданнарга юридик хезмәт күрсәтелде һәм тулы җавап бирелде.

 Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International