Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаров Яңа Чишмә муниципаль районында эш визиты белән булдылар.
Район кырлары өстеннән очып узганнан соң, «АгроРаздолье» ҖЧҖ территориясендә агрохолдинг механизаторлары, оешмалар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашу булды, анда урып-җыюга, районның икътисадый күрсәткечләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.