Кама Тамагы районында гражданнар кабул ителде

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2022 елның 02 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы бүлегендә идарә башлыгы урынбасары Мөнир Әфраим улы  юридик затлар һәм башка төр берәмлекләр вәкилләрен шәхсән кабул итте. Сорауларның тематикасы шактый зур иде: тракторчы-машинист таныклыкларын алу һәм алыштыру, яңа таләпләр буенча медицина тикшерүе узу, БДБнең башка илләрендә алынган тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру, залогта булган үзйөрешле машиналарны теркәү турындагы югалган таныклыкларны торгызу һ.б.

Мөрәҗәгать итүчеләр барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

Бүлек җитәкчесе – Х.М.Гайнуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International