Сарман муниципаль районы аграрчылары өчен урак өсте җитте. Районның ашлык җыю техникасы заманча маркалар белән тулыландырыла, алар техниканың торышына гына түгел, эш вакытында техника иминлеге нормаларын үтәүгә һәм янгынга каршы саклауга да игътибарны арттыруны таләп итә. Урып-җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү – бу чордагы иң мөһим бурычларның берсе.
Шуңа күрә, бүлек эшләре планы нигезендә, комбайннарны имин эксплуатацияләүне, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итү, үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге эш вакытында ашлык җыю комбайннарын тикшереп тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге 2022 елның 1 августыннан 2 августына кадәр, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, иминлек һәм янгынга каршы көрәш техникасы нормаларын үтәү буенча уртак күчмә контроль үткәрелде.
Кырларда эксплуатацияләгән вакытта ашлык җыю комбайннарын тикшергәндә түбәндәге мәсьәләләргә игътибар бирелде:
дәүләт теркәлү номерына, теркәүгә алу турында таныклык, рөхсәт категориясе белән таныклык, техник карау узу турында таныклык булуына;
янгын сүндергечләр, аптечкалар, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез һ.б. белән җиһазланышка;
тавыш һәм яктырту җайланмаларының булуына һәм аларның төзеклегенә;
чисталыкка, ягулык аккан җирләрнең булмавына; двигательләрнең торышына һәм тулаем алганда техник хезмәт күрсәтелүнең уздырылуына.
Ике көн эчендә «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ, «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм фермер хуҗалыкларының комбайннары тикшерелде:
Шулай ук комбайнчылар белән әңгәмәләр дә уздырылды, өстәмә рәвештә куркынычсызлык техникасына бәйле кагыйдәләр турында аңлатылды.
А.Р.Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.