Рөстәм Миңнехановның районга булган эш сәфәре «Нурлат сөте» хуҗалыгының арпа басуында механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Әлеге чарада шулай ук Нурлат районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе дә катнашты. Җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда эшләүче комбайнчылар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды. «Эшләрегез уң булсын», – дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ат заводында булды. «Безгә мондый үзәкләр кирәк. Атсыз татар – бөтенләй татар түгел. Һәркем үз атын булдырырга тиеш. Бу – безнең культура», – диде ул Нурлат ат заводының ат спорты манежында булганда.
Визитны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты буенча федераль грант кысаларында төзелгән «Кондырча» ландшафт паркында тәмамлады. Рөстәм Миңнеханов балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляж һәм башка зоналар белән танышты. «Бу Татарстан буенча иң зур ландшафт паркы, ул 6 гектар мәйдан били. Монда уникаль зоналар – барбекю зоналары, атлы манеж урнашкан, парклар, комлыклар өчен гадәти түгел».
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.