Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Татар Шатрашаны авылында физик затларның һәм «Алимбеков З.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. 15 берәмлек техниканың 14е техник карау узды.
Шулай ук комплекстагы тракторларны авыл хуҗалыгы машиналары белән комплекста куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.