«АПК Продовольственная программа» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

Республиканың ашлык җыю комбайннары урып-җыюга чыгар алдыннан ел саен техник яктан тикшерелә. «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖ Мамадыш районындагы хуҗалыкларының берсендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.

 Ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының әзерлеге, хуҗалыкларның ремонт-техник базаларының әзерлеге тикшерелде. Урып-җыю комплексын һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларын тикшерү нәтиҗәсендә комиссия АСК урып-җыю эшләренә әзерлеге турында карар кабул итте.

 Алмаз Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International