Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елда 114 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, шуларның 40%ы – укыганнан соң беренчел бирелгән. Алдагы өч ел эчендә дә шундый ук нәтиҗәләр булуы күзәтелә. Тракторчылар төрле эшчәнлек өлкәсенә кирәк, һөнәрләр яшьләр арасында да, трактор паркын яңартып, популярлыгын арттыра. Шуңа бәйле рәвештә таныклыкларны беренчел бирү проценты артыр дип көтелә.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.